Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстанда мәдәниятне үстерү өчен күп нәрсә эшләнә”

Камал театрында ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстанда мәдәниятне һәм җәмгыятьнең рухи дәрәҗәсен үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Мәдәният министрлыгының Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган йомгаклау коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.
Коллегиядә шулай ук РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның Федераль милли-мәдәни мохтәрияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Коллегиядә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул 2011 елның Татарстанда һәм ТЮРКСОЙ илләрендә Тукай елы дип игълан ителүен искәртте. Дөньяның төрле почмакларында әлеге вакыйгага багышланган тантаналар узды. Моннан тыш, Мәскәүдә Татарстан көннәре үткәрелде, республика башкаласында Башкортстан мәдәнияте көннәре оештырылды.
Министр тарихи-мәдәни мирас объектларының сакланышын тәэмин итүне яңа елдагы төп бурычларның берсе итеп күрә. 2012 елның 1 гыйнварына 1335 мәдәни мирас объекты дәүләт саклавында булган. Министр фикеренчә, әлеге объектларның Бердәм дәүләт реестрын формалаштыру, шулай ук һәйкәлләрне тулысынча инвентарьлаштыру, аларга мониторинг үткәрү һәм исәпкә алу системасын булдыру ихтыяҗы килеп туган.
“Әлеге бурычны заманча мәгълүмати технологияләрдән башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Безнең сайтта якын көннәрдә Татарстанның дәүләт саклавында булган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре турындагы мәгълүматларны үз эченә алган мәгълүмати система эшли башлаячак. Узган ел дәвамында барлык объектлар буенча мәгълүмат бердәм мәгълүмати системага кертелгән”, - дип хәбәр итте министр.
А.Сибагатуллинның сүзләренә караганда, республикада Татарстан Президенты инициативасы белән авылда мәдәният учреждениеләре төзү буенча тиңдәше булмаган проект башланган. Шул ук вакытта ул әле мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы әле һаман да түбән булуына (уртача 8 мең 979 сум) зарланды. Галия Кайбицкая музее хезмәткәрләренең эш хакы иң түбәне, ТР Дәүләт симфоник оркестры музыкантларыныкы – иң югарысы.
Татарстан музейлары анда йөрүчеләр саны буенча Идел буе федераль округында әйдәп баручы урынны били, шул ук вакытта театрларга йөрүчеләр кимегән, шуңа бәйле рәвештә министр эшкә менеджерларны җәлеп итәргә кирәк дип саный. Республикада кино төшерү проблемасы да күтәрелде. Үз чыгышының ахырында А.Сибагатуллин быел Казанда “Әкият” Балалар үзәге ачылачагы, шулай ук күп кенә юбилей чаралары узачагы хакында хәбәр итте.
Чыгыш ясаучылар үз докладларында шулай ук кино төшерү, мәдәният хезмәткәрләренең эш хакын арттыру, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, ТР Милли китапханәсе өчен яңа бина төзү кирәклегенә бәйле мәсьәләләрне, Казан дәүләт циркы директоры Дамир Шәрифуллин Россиядә тиңдәше булмаган Казан балалар цирк мәктәбенә финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләсен күтәрде. Бүгенге көндә ул бюджеттан тыш чыганаклардан финанслана.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда мәдәниятне һәм җәмгыятьнең рухи дәрәҗәсен үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Аның фикеренчә, бүгенге коллегия нәтиҗәләре буенча документ әзерләргә кирәк, ул ТР Президентына, ТР Хөкүмәтенә һәм ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителәчәк.
Республика парламенты спикеры ассызыклаганча, “ил һәм республиканың тарихи-мәдәни мирасын тагын да тирәнтенрәк өйрәнүнең әһәмиятен аңлар көн җитте”.
“Бу бик тә мөһим. Моңарчы тарихи-мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре, бүгенге көндә Татарстан Президенты тарафыннан куелган һәм хупланган кебек, алай кискен куелмый иде. Юнәлтелгән акчаларның безгә халкыбызны тәрбияләү, аларның мәдәни, рухи байлыгын арттыру өчен сакларга һәм кулланырга мөмкин булган әйберләрне сакларга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам”, - диде Ф.Мөхәммәтшин һәм бүгенге көндә Казанда да, республика районнарында да тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау бурычы куела, дип өстәде.
“Безгә Казан үзәгендә нәрсә урнашачагы һәм Универсиада кунакларын ничек кабул итәчәгебез зур әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта җитди финанс ресурслары мәдәният объектларын яңадан торгызуга юнәлдерелгән”, - дип ассызыклады ул.
Аның фикеренчә, проблемаларның зур катламы авылда мәдәниятне үстерү белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә Президент тарафыннан авылларда яңа Мәдәният йортлары төзү турында карар кабул ителгән. Бүгенге көндә ТР Мәдәният министрлыгы алдында авылда эшләү өчен кирәкле кадрлар әзерләү бурычы куелган. Ул шулай ук быелның 1 октябреннән мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакы 16 процентка артачагы хакында хәбәр итте.
Ф.Мөхәммәтшин Владимир Путинның яңа мәкаләсен дә телгә алды, анда укылырга тиешле 100 китап хакында сүз бара. Дәүләт Советы Рәисе мәдәният вәкилләрен, әлеге басмалар китапханәләрдә тәкъдим ителсен һәм татар теленә тәрҗемә ителсен өчен, бу эшкә кушылырга чакырды.
Чара ведомство бүләкләре тапшыру белән төгәлләнде.