ТДГПУда методологик семинар үтте

Семинарда беренче сыйныфтан югары мәктәпкәчә әдәби белем бирү мәсьәләләре каралды
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының башлангыч һәм мәктәпкәчә педагогик белем бирү факультеты 25 гыйнвар көнне «Хәзерге заман әдәби белем бирү мәсьәләләре һәм инновацияләр» дип аталган методологик семинар уздырды. Ул Яшел Үзән шәһәренең 3нче гимназиясендә үтте. Биредә беренче сыйныфтан югары мәктәпкәчә әдәби белем бирү мәсьәләләре каралды.
Семинарга Мәскәүнең «Литература в школе» журналы редакциясе хезмәткәрләре — Мәскәү педагогика дәүләт университеты галимнәре һәм укытучылары да килгән иде. Алар: «Әдәби белем бирү буенча Казандагы кебек көчле мәктәп әле бер генә төбәктә дә булдырылмаган», — дип, безнең галимнәребезнең эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм журналда Казан укытучыларының материалларына зур урын бирәчәкләрен белдерделәр.
Методологик семинарда ТРның атказанган укытучылары катнашты. Башлангыч һәм мәктәпкәчә педагогик белем бирү факультеты укытучыларыннан кала, бирегә университетның рус әдәбияты кафедрасы доценты Ә.Галимуллина һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының рус әдәбияты кафедрасы вәкиле В.Сонькин да килгән иде, дип хәбәр итә университетның башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү факультеты.