«Иделем акчарлагы-2004» җыентыгы дөнья күрәчәк

«Иделем акчарлагы-2004» җыентыгы дөнья күрәчәк

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Тиздән Казандагы «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан үткәрелгән «Иделем акчарлагы» бәйгесендә катнашучыларның «Иделем акчарлагы-2004» дип аталган җыентыгы дөнья күрәчәк. Бу – «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан чыгарылучы өченче басма.

«Иделем акчарлагы» бәйгесе «Идел» яшьләр үзәгендә инде өченче ел рәттән үткәрелеп килә. Узган елның ноябрь аенда бәйгенең йомгаклау туры үткәрелгән иде. Гадәттәгечә, бәйге 14 тән 30 яшькәчә булган яшьләрне һәм яшүсмерләрне татар әдәбияты белән кызыксындыру һәм аларның сәләтләрен ачу максатыннан үткәрелде. Анда Казан шәһәреннән һәм Татарстан районнарыннан шулай ук Уфа, Ижау һәм Томск калаларыннан барлыгы 35 яшь каләм тибрәтүче көч сынашты.

Җыентыкта барлыгы 34 конкурсантның әсәрләре урын алачак. Башка еллардан аермалы буларак, конкурсантларның фоторәсемнәре белән бергә, алар турында кыскача гына белешмә дә биреләчәк.