Фортепьяно курсының бүгенге проблемаларына багышланган конференция

Фортепьяно курсының бүгенге проблемаларына багышланган конференция

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 29-31 гыйнвар көннәрендә Казанның Н.Җиһанов исемендәге дәүләт консерваториясендә «Фортепьяно» курсы буенча музыка уку йортлары укытучыларының Бөтенроссия семинары үткәреләчәк. Казанның 1000 һәм Казан дәүләт консерваториясенең 60 еллыгына багышланган әлеге чара консерваториянең фортепьяно кафедрасы тарафыннан оештырыла.

Өч көн дәвам итәчәк әлеге семинарның беренче көнендә Идел буе төбәкләре музыка училищелары студентларының смотр-конкурсын да үткәрү күздә тотыла. Утызында фортепьяно курсы буенча бишенче смотр-конкурсы үтәчәк. Семинарның соңгы көнендә исә Бөтенроссия «Фортепьяно курсының бүгенге проблемалары» дигән темага вузларара конференция үтәчәк. Бу уңайдан инде шул исемдәге конференция докладларыннан торган җыентык та дөнья күргән.