Айдар Фәйзрахмановның 50 яшьлек юбилее

Айдар Фәйзрахмановның 50 яшьлек юбилее

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 30 гыйнвар көнне Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Концерт залында Татарстанның халык артисты, Айдар Фәйзрахмановның 50 яшьлек юбилее уңаеннан ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты була. Концерт ансамбльнең алдагы елдагы репертуарына нигезләнеп оештырыла. Шул ук вакытта ул шактый баетылган да: «Буталдым» һәм «Чабата» биюләре, «Кыз җыры» һәм «Бер алманы бишкә бүләек» кебек җырлар тамашачы игътибарына тулысынча яңа төсмерләр белән тәкъдим ителәчәк.

Айдар Фәйзрахманов 1955 елда Татарстанның Арча районы Урта Бирәзә авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1972 елда Казан дәүләт педагогия институтының музыка бүлегендә баянчылар классына укырга керә. Яшьтән үк җырга тартылу аны 1976 елда Казан дәүләт консераториясенә алып килә. Консерваторияне тәмамлаганнан соң, 1981 елда яшь җырчы Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Монда аның тарафыннан «Алтынчәч» опреасында Урмай, «Башмагым»да Галимҗан, «Кар кызында» Бобыль, «Борис Годунов»та Мисаил һәм башка күп кенә образлар аның башкаруында сәхнәдә гәүдәләнеш таба. Эстрада концертларында да җырчы чыгышлар ясый. Халык мәхәббәтен яулаган «Мин сине шундый сагындым», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» һәм »Гомерләр үтеп бара» кебек җырлары аның тарафыннан үзенә генә хас үзенчәлек белән башкарыла.

Бүгенге көндә дә А.Фәйзрахманов шул ук театрда эшли. Моннан тыш ул филармониядә Фольклор музыкасы дәүләт ансамблен һәм Казан дәүләт педагогия университетында вокал кафедрасын җитәкли. Шул ук вакытта «Җырлыйк әле!» телевизион тапшыруын да алып бара.

Үзенең юбилей тантанасын Айдар Фәйзрахманов март аенда Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уздырырга планлаштыра. Юбилей концертының программасында Фольклор музыкасы ансамбленең һәм иҗатташ дусларының, шулай ук җырчының үз чыгышлары булыр дип көтелә.