“Яңа Гасыр” каналы “Язмышлардан узмыш юк” дигән фильм әзерли

“Яңа Гасыр” каналы “Язмышлардан узмыш юк” дигән фильм әзерли

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова)."Яңа Гасыр" каналы 7нче гыйнвардан "Язмышлардан узмыш юк икән" дигән фильм күрсәтәчәк. 4 серияле фильмның авторы "Яңа Гасыр" телеканалы тамашачыларына "Кайтаваз", "Тузган торактан күчкәндә", "Кешечә яшик", "Яңа елда бергә булыйк" һәм башка татар телендәге фильмнарның авторы һәм куючы режиссеры буларак таныш - Нурания Җамали. Фильмның сценарий авторы Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты доценты Халисә Ширмән.

Сюжетка килгәндә, андагы вакыйгалар тормыштан алынган. Дөресрәге, иң якын кешеләрен югалту кебек авыр фаҗига кичерүдән соң хәтерен югалткан бер кыз кабаттан тормыш сынауларын узарга мәҗбүр. Документлары, торыр урыны, туганнары, акчасы булмаган кешегә җәмгыятьтә нинди урын билгеләнгән? Төп мәгънә - шушы сорауга җавап табуда.

Рольләрне танылган артистлар башкара. Төп хатын-кыз Алинә ролендә - "Зө-ләй-лә" солисты Зөлфия Вәлиева уйный. Шулай ук фильмда тамашчылар танылган Галиасгар Камал театры артистларынан – Минвәли Габдуллин, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артситлары Ирек Хафизов, халык артисты Роза Хәбибрахманова, Эдуард Үтәгәновны күрә алачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, биредә вакыйгалар бер генә урында бармый. Тамашачылар Казаныбыз урамнарын, хастаханәләрен, шулай ук ресторан һәм урман эчләрен дә күрә алачак.