Александр Бочкаревның чираттагы шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Александр Бочкаревның чираттагы шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Казанның «Матбугат йорты» нәшриятында Александр Бочкаревның «Мелодия жизни моей» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Үзенең бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган А.Бочкаревның бу инде өченче китабы. Моңарчы аның шушы ук нәшриятта «Во мне струна какая то поет» һәм «Однажды муза мне явилась» дигән җыентыклары дөнья күргән иде.

Китапка кереш сүзне җыентыкны басмага әзерләүче мөхәррир Любовь Абрамова язган. Ул анда кыскача гына Алексеевски районында яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм мөгаллимнең тәрҗемәи хәленә туктала, авторның шигырьләре хакында үзенең уй-фикерләре белән уртаклаша. А.Бочкарев 65 яшен тутырса да, ул һич тә картаюны белми, күңеле әле һаман да яшь, дип яза Любовь Абрамова. Биш ел эчендә өченче китабын чыгарырга өлгергән авторның иҗади активлыгы күпләрне көнләштерерлек. Яңа дөнья күргән җыентыкта А.Бочкаревның туган як, мәхәббәт, ил язмышы, яшәеш хакындагы уйлануларын бәян иткән күпсанлы шигырьләре белән танышырга мөмкин. Җыентык 6 бүлектән тора. 2 мең данә тираж белән басылган китапны рәссам Татьяна Данчурова бизәгән.