2006 елда “Йолдызлык” республика эстрада сәнгате фестивален уздыру турындагы карар республика районнарына юлланды

2006 елда “Йолдызлык” республика эстрада сәнгате фестивален уздыру турындагы карар республика районнарына юлланды

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2006 елда “Созвездие-Йолдызлык” VI нчы республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивален уздыру турында кабул ителгән карар республика районнарына җибәрелде.

Билгеле булганча, фестиваль Татарстан Республикасы каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм фонды, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, ОАО “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Казан шәһәренең “АРТИАС” иҗади хезмәткәрләр берләшмәсе” һәм республиканың “Йолдызлык” иҗади яшьләр иҗтимагый оешмалары тарафыннан оештырылган. Фестивальнең максатлары – сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, яшь талантларны зур сәхнәгә чыгарып, халыкка таныту, яшь җырчы сандугачлар арасында мәдәни багланышларны ныгыту һәм балалар һәм яшьләр иҗатын үстерү һәм аларга ярдәм итү максаты белән, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмаларның уңай йогынтысын көчәйтергә.

Иң элек, Татарстан районнары һәм шәһәрләре урта мәктәпләрендә укучылар арасында конкурска сайлап алу турлары үтәчәк. Эстрада жанрында 5 яшьтән алып, 21 яшькә кадәр чыгыш ясаучыларга “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбль”, “Хореография”, “Конферанс”, “Иң яхшы җыр көе” һәм “Иң яхшы җыр тексты” номинацияләре буенча бәя биреләчәк.

Фестиваль зональ характерда – республиканың Яшел Үзән, Зәй, Лениногорск, Чистай, Байлар Сабасы, Чаллы, Буа шәһәрләрендә үтәчәк. Мәртәбәле жюри составы танылган артист, популяр композитор, шагыйрь, режиссер, журналист, тҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, иганәче һәм башка иҗат дөньясы вәкилләреннән гыйбарәт.

Вокал номинациясендә катнашучыларның, сәхнәдә үз-үзләрен тота белүләре, тавыш куелышы, дикция, микрофон белән эш итә белүләренә игътибар биреләчәк. Җырның көе, тексты тирән эчтәлекле, сүрәтләү чараларына бай һәм үзенчәлекле булырга тиеш. “Вокал” һәм “Хореография” номинацияләре буенча “Татарстан йолдызы” Гран-прие һәм кыйммәтле кубок биреләчәк. Беренче урыннар өчен фестиваль кубогы, дәрәҗәле призлар, акчалата премияләр, медальләр, махсус бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Фестивальнең финал һәм суперфиналы 2006 елның февраль, март һәм апрель айларында үткәреләчәк.