Мөселман илләреннән килгән яшьләр Казанда иҗади осталыкларын күрсәтте

Фестивальдә Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Мисыр, Ливан, Төркия, Сербия һәм башка илләрдән килгән яшьләр катнаша.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале арт-резиденциясендә Заманча мөселман мәдәнияте яшьләр фестиваленең гала-концерты булды.

Фестивальдә Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Мисыр, Ливан, Төркия, Сербия һәм башка илләрдән килгән мөселман яшьләре бию, театр, җыр, оригиналь жанр юнәлешендә осталыкларын күрсәтте.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов фестивальдә катнашучы яшьләрнең иҗаты бик югары бәягә ия дип саный. Бу турыда ул бүгенге кичәдә чыгышында сөйләде.

«Катнашучылар бер атна эчендә уртак продукт ясады. Бер яктан глобаль эш булды, ә икенче яктан һәр милләт үзенчәлеген бию, җыр, театраль чыгыш аша күрсәтә алды. Гореф-гадәтләрне, милли үзенчәлекләрне кызыклы, заманча форматта күрсәтә белү бүгенге көндә бик мөһим. Казан „Ислам дөньясы яшьләре башкаласы“ дигән исемгә лаек булды, киләсе елда Идел буе Болгар дүәләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы була. Бу чараның Казанда узуы да символик мәгънәгә ия», — ди ул.

Концертта катнашучылар төрле жанрларны берләштергән чыгышлар күрсәтте.

«Мөселман илләре үз мәдәниятын күрсәтте. Тел, бию, җыр, рәсем сәнгате сакланса һәм яшьләр арасында таралса, милләт көчле була» — дип сөйләде Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева.