«Казан Кремле» музеенда инвалидлар өчен ишарәләр телендә экскурсияләр үткәрәчәкләр

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр алар барлык мөмкин булган күргәзмәләргә бушлай йөри алачак.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында инвалидлар ункөнлеге узачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен русча ишарә телендә тифлокомментлау белән экскурсияләр, мастер-класслар һәм иҗади дәресләр, күчмә күргәзмәләр һәм дәресләр әзерләнгән.

Моннан тыш, хәйрия фондлары, ресурс сыйныфлары һәм махсус гомуми белем бирү учреждениеләре өчен музей программалары оештырылачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Ункөнлек дәвамында көн саен чукрак һәм начар ишетүчеләр өчен Казан Кремле территориясе буенча видеогид, аутистик спектрда тайпылышлар булган балалар өчен «Минем Казан Кремле белән беренче танышуым» экскурсиясе һәм музей-тыюлык территориясендә архитектура һәйкәлләренең тактиль модельләре белән «Кремль турында сөйләячәкбез» күчмә программасы күрсәтеләчәк.

2 декабрь көнне 13:00 һәм 15: 00 сәгатьтә сукыр һәм начар күрүчеләр өчен «Прикоснись к Кремлю» экскурсиясе, 5 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә — русча ишарә телендә татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее буенча экскурсия, 8 декабрь көнне 10:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә рус ишарә телендә «Пять символов счастья. Благопожелания в китайском искусстве XVII–XX веков из собрания Государственного Эрмитажа» экскурсиясе була..

Барлык программаларга +7(843)567-80-29 һәм +7(986)917-78-61 (WhatsApp) номерлары буенча, шулай ук nauka.kreml@mail.ru электрон почтасы аша алдан язылу кирәк.

Ункөнлек чорында I, II, III төркем инвалидлыгы булган кешеләр өчен «Казан Кремле» музей-тыюлыгының музейлары һәм күргәзмәләре залларына керү бушлай булачак, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен җайлаштырылган мәдәни программаны шулай ук ТР Милли музее да әзерләде. 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр анда оригами буенча мастер-класслар, бард белән танышу, робот-гид белән экскурсия һәм башка чаралар узачак, диелә хәбәрдә.