news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин төбәкләрдә мәдәни һәйкәлләрне саклауны көчәйтергә тәкъдим итте

Россия Президенты Мәдәният һәм сәнгать советы утырышын уздырды.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне контрольдә тотуны көчәйтү мөһим. Кайбер очракларда моның өчен законнарга төзәтмәләр кертергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында хәбәр итте.

«Хөкүмәт, Мәдәният министрлыгы, төбәкләрнең тарихи һәм мәдәни ядкярләрне катгый исәпкә алу, аларга паспорт ясау һәм саклауөчен элек бирелгән йөкләмәне үтәүгә аерым игътибар бирүләрен сорыйм. Бу йөкләмә тулысынча үтәлергә тиеш. Кирәкле өстәмә чыганакларны карарга кирәк», - диде Путин.

Россия Президенты һәйкәлләрне саклау өлкәсендә кайбер проблемалар аларны Россия төбәкләре карамагына тапшыру барышында килеп чыкканлыгын искәртте. «Урыннарда, кызганыч, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне һәрвакытта да тиешенчә карап тоту мөмкинлеге юк, димәк, тиешле закон нормаларына төзәтмәләр кертү дә кирәктер, мөгаен», — диде дәүләт башлыгы.

Путин шулай ук федераль һәйкәлләр сакланышы да төбәк хакимиятләре җаваплылыгында булуына игътибар итте. Һәм кайбер экспертлар бу мәсьәләдә мәнфәгатьләр каршылыгын күрә. Шуңа күрә мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия булган объектларны саклау сыйфатына дәүләт контролен кертү турында фикер алышалар.

Россия Президенты үз чыгышында мәдәни мирас объектларында археологик тикшеренүләр үткәрүгә бәйле мәсьәләне кузгатты. Еш кына ул инфраструктура проектларын, шул исәптән юллар, күперләр һәм транспорт чишелешләрен төзегәндә кирәк. Дәүләт башлыгы Россиядә археология өлкәсендә белгечләр әзерләү традициясенең бай булуын искәртте. Әмма, кызганыч, аларга ихтыяҗ бик юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100