Самара өлкәсендә шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров музее төзеләчәк

Барлык эшләрне 2021 елның җәендә төгәлләргә ниятлиләр.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылында шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров (1938-2009) музеен төзү эшләре башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музей Гакыйль Сәгыйров музей-йортын төзү буенча максатчан проектка җирле татар иҗтимагый оешмасы откан грант акчаларына сафка бастырыла. Барлык эшләрне 2021 елның җәендә төгәлләргә ниятлиләр.

Шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров каты авыру аркасында гомерен урын өстендә ятып үткәрергә мәҗбүр була. Шуңа да карамастан, ул бөтен авырлыкларны җиңә һәм карандашны теш арасына кыстырып, рәсем ясарга өйрәнә. Аның тарафыннан тормышка, табигатькә мәхәббәт белән сугарылган дистәләгән график картина иҗат ителгән. Яшәүгә мәхәббәт хисе аның шигырьләрендә дә чагыла, диелгән хәбәрдә.