Башкортстанда Шүлгән-Таш мәгарәсе турында фильм төшерәчәкләр

Мәгарәне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен номинациягә әзерләгәндә цифрлы видеоэкскурсия ясарга кирәк.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»).Башкортстанда Шүлгән-Таш мәгарәсе мәдәни мирасы турында фильм төшерергә җыеналар. Бу турыда Франция экспертына сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.«Фильм мәгарә турында кызыксыну уятырга тиеш. Хәзер мондый фильм юк. Мәгарә аның турында төшерелгән фильмнарга караганда күпкә матуррак», - диде Франциянең наскаль сәнгатен өйрәнүче эксперт, Ласко мәгарәсенең төп саклаучысы Жан-Мишель Женест.Ул соңгы берничә елда Шүлгән-Таш мәгарәсендә үткәрелгән эшләрне анализлый һәм аның эчке төзеклеген, мәгарә диварларын граффитидан чистарткан реставраторларның хезмәтен югары бәяли.Мәгарәне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен номинациягә әзерләгәндә чынбарлыкны тулыландырган технологияләрне кулланып, цифрлы видеоэкскурсия ясарга кирәк.