Арча тарихында Гариф Ахунов аерым бер урын алып тора - Шәфигулла Гарипов

“Казан арты” этнография музееның директор урынбасары Шәфигулла Гарипов Казанда узган Гариф Ахунов исемендәге фестивальдә катнашты.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә Казанның Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте бинасында Гариф Ахунов исемендәге "Хәзинәле гомер" республикакүләм фестивале узды. “Казан арты” этнография музееның директор урынбасары Шәфигулла Гарипов Казанда узган Гариф Ахунов исемендәге фестивальгә чакырулы иде. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә язучының Арча районы тарихында аерым бер урын алып торуын әйтте.

“Арча районыннан күп кенә шәхесләр чыккан: язучылар, җырчылар, фән эшлекләре. Алар арасында Гариф Ахунов аерым бер урын алып тора. Аның иҗатын музей хезмәткәрләре дә яшьләргә җиткерү өстендә даими эш алып бара. Безнең музейда язучының аерым китап киштәләре дә булдырылды. Барлык язмалары да туплана, саклана. Әле күптән түгел генә “Ахун” чишмәсе ачылды. Шулай ук Арча шәһәрендә Гариф Ахунов урамы булдырылды. Аның сыны язучылар аллеясендә дә тора. Бу эшләрне башкарып чыгарырга безгә аның кызы Наилә Ахунова, кияүләре Борис Вайнер булышты. Бүгенге фестиваль аның иҗатын яшьләргә җиткерү эше булды, дип саныйм. Монда килгән студентлар аның әсәрләрен беләләр, иҗаты белән кызыксыналар. Киләчәктә безнең яшьләребез Гариф Ахунов иҗатын өйрәнәчәк”, - дип сөйләде Шәфигулла Гарипов.

Шәфигулла Гарипов, яшьләрне киләчәккә илһамландырыр өчен, Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” әсәрен үрнәк итеп китерде.
"Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” дигән әсәре бар. Ул анда күктәге йолдызлар турында түгел, ә җирдәге талантлы яшьләр турында әйтә, дип уйлыйм. Әсәрнең соңгы җөмләләрендә мондый фикер бар: “Без Һади Такташларны, Габдулла Тукайларны укып үстек, безне дә укырлар һәм киләчәктә дә яңа йолдызлар калкыр”, - диде “Казан арты” этнография музееның директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Гариф Ахунов, тулы исеме Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (1925-2000) - татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын ижат итә. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск (Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.

Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.