Казанда татар театры йолдызы Шәхсәнәм Әсфәндияровага үзе яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Казанның Зур Кызыл урамындагы 54 нче йортта Шәхсәнәм Әсфәндиярова 1969-1996 елларда гомер иткән. Быел аның вафатына 15 ел

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген татар халкының мәдәни тормышы вакыйгаларга бай көн. Шуларның берсе - Казанның Зур Кызыл урамындагы 54 нче йорт диварына Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты, татар театры йолдызы саналган Шәхсәнәм Әсфәндияровага истәлек тактасы кую тантанасы. Бик җылы рухта узган әлеге тантананы Галиәсгар Камал исемендәге академия театры артисты Фәнис Җиһаншин алып барды.
Казанның Зур Кызыл урамындагы 54 нче йортта Шәхсәнәм Әсфәндиярова 1969-1996 елларда гомер иткән. Быел аның вафатына 15 ел.
Бүгенге тантанада Фәнис Җиһаншин татар театрында якты образлар тудырган Шәхсәнәм Әсфәндиярованың, актриса буларак, бер бәхетле булса, ана буларак, икенче бәхетле булуын билгеләп үтте. Истәлек тактасы ачуда актрисаның кызы, Татарстанның халык артисткасы Җәмилә Әсфәндиярова: “Әниемнең вафатына инде унбиш ел вакыт узды. Бу көнне – истәлек тактасын ачуны якынайтучы барлык кешеләргә, аеруча, Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиевага, Шамил Зиннур улы Закировка, Айрат Миннемулла улы Сибәгатуллинга, Фәрит Бикчәнтәевка олы рәхмәтемне белдерәм. Әниемне, кеше буларак та, актриса буларак та, онытмаучыларга зур рәхмәт. Мин бүген бик бәхетле”, - дип белдерде.
ТР Мәдәният министрлыгы белгече Зөлфирә Салихова, тантанага килүчеләрне Шәхсәнәм Әсфәндиярованың иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырып, аның талантлы актриса булуын, татар театры тормышында якты эз калдыруын ассызыклап үтте.
Шәхсәнәм Әсфәндиярова 1950 елдан Татар академия театрында эшли башлый. Бүген аның коллегалары Наилә Гәрәева, Хәлим Җәләлов үзләренең якты истәлекләре белән уртаклашты. Наилә Гәрәева әлеге истәлек тактасын ачуга бик шатланып килүен, аның белән очрашкан кебек булуын билгеләп үтте. Шәхсәнәм Әфсәндиярованың тормышны яратканлыгын, яктылык чәчеп торганлыгын белдерде. Һәм әлеге истәлек тактасын ачу белән бик зур эш башкарылганлыгын әйтте.
Шәхсәнәм Әсфәндиярова Үзбәкстанның Термез шәһәрендә туа. 1939-1940 елларда, Ташкент хореография училищесында укыганда ук, балет спектакльләрендә катнаша. 1942-43 елларда Казан музыка училищесында укый. 1949 елда Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елдан – Татар академия театрында. Күренекле, талантлы артистка була. Каһарманның тирән күңел кичерешләрен тамашачыга җиткерү аның төп максаты була. Иҗат иткән образлары тормышчан, шигъри.
Актирсага 1970 елда – Татарстанның халык артисты, 1977 елда РСФСРның атказанган артисты исемнәре бирелә. Ч. Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Хәдичә ролен иҗат иткән өчен, 1967 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнә.