“Cirque du Soleil”, ягъни “Кояш циркы” Казанда тамашачыларын янә могҗизалар дөньясына сәяхәткә алып чыкты

Шоуга барлыгы 14 зур номер кергән, проект 20 млн. сумга төшкән

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бер ел чамасы көттереп, “Cirque du Soleil”/”Дю Солей циркы”/“Кояш циркы” янә Казанда тамашачыларын кабул итте.

Бүген “Татнефть-Арена” боз сараенда әлеге Канада циркының “Saltimbanco” программасы премьерасы булды һәм республикабыз тамашачысы аның чыгышларына тагын сокланды, могҗизалар дөньясына сәяхәт кылды.

Циркның узган елны Казанда тәкъдим иткән “Кортео” дип аталган программасы үлем түшәгендә яткан карт клоунның саташулы төше, бакый дөнья белән хисси хушлашуы турында сөйли торган моңсу тамаша-спектакль булса, “Saltimbanco” – бөтенләй башка. “Saltimbanco”ның итальян теленнән туры тәрҗемәсе – “эскәмиягә сикереп менү” һәм ул шәһәр тормышын үзенчәлекле чагылышларда тикшерү икән. Башыннан ахырына кадәр юмор һәм акробатик трюклардан торган чыгышлар тамашачы белән сүзсез генә даими әңгәмәләшүгә корылган. “Cirque du Soleil”ның әлеге фирма шоусы мегаполисның урбанистик материясе, аның җете төсләрдә төрле һәм әкәмәт формаларда киенгән кешеләре белән рухландырылган әкияти маҗаралары булып тора. Артистларның тамашачы белән аралашу үзлеге самимилеге белән җәлеп итеп күңелне күтәрә, үзләренә тагын да якынайта, күзгә күренмәс җепләр белән бәйләп куя. Шоу исә көтелмәгән реквизитлары, сәхнәдә еландай шуышкан персонажлары, озын койрыклы “зәңгәр мәче” маҗаралары, озын нечкә борынлы, кәгазьдәй ак йөзле битлекле әллә ниткән кием кигән могҗизаи затлары һәм, иң мөһиме – акробатик чыгышлары белән үтә кызыклы. Программаның башыннан ахырына кадәр “тере” музыка башкарыла. Номерларда берьюлы бик күп, хәтта 3 дистәдән артык артист катнаша һәм шуның белән дә тел шартлатырга мәҗбүр итә.

Гомумән, шоу-тамаша күңел тансыклаган тылсым, юмор, трюкларга бай, чыгышларда тамашачыны тын алырга куркыткан мизгелләр күп.

Тәнәфес вакытында журналистлар белән очрашкан “Cirque du Soleil”ның вице-рәисе Грэг Кохан: “Шоу бөтен гаилә белән килеп карый торган итеп әзерләнде: бу төбәктә яшәүчеләрнең күңеле нечкә, гаилә кыйммәтләрне өстенлектә тора – шуларны истә тотып номерлар сайланды”, - диде. Сәхнәгә чыгару өчен иң авыры нинди номер булды, дигәндә, шоулар елдан-ел катлауландырыла бара, димәк, номерлары да, һәм һәркайсының үз кыенлыгы бар, чөнки алар күп нәрсәгә бәйле һәм кысаларга буйсына, дигән фикердә Грэг Кохан. “Татар-информ” хәбәрчесенең сорауларына җавабында әңгәмәдәш, шоуга барлыгы 14 зур номер керде, проект 20 млн. сумга төште, диде.

“Cirque du Soleil”ның 30 октябрьгә генә кадәр барачак “Saltimbanco” программасына билетлар электрон юл белән һәм кассалар аша сатыла, шул исәптән “Татнефть-Арена” сараенда да: эш көннәрендә олылар билеты, урыннар категориясенә (VIP-зона, I-III категория) карап, 1,4 меңнән 7 мең сумга кадәр билгеләнгән. Балаларның 3 яшькә кадәргеләре бушлай кертелә (әгәр аерым урындыкта утыртылмаса, билгеле), калган балаларга билет бәясендә һәр категориядә 20 процентлы ташлама каралган. Ә инде шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бәяләр 100 сумнан 700 сумга кадәр арта. Фойеда исә “Cirque du Soleil”ның фирма сувенирлары, аның эмблемасы төшерелгән кием-салым һ.б. төр продукция сатыла.