БТК БК рәисе Р.Закиров Петербург фестивалендә катнашучыларны тәбрикләде

Санкт-Петербургта 18 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр милли иҗат фестивале бара
(Санкт-Петербург, 27 октябрь, «Татар-информ», Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургта 18 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр милли иҗат фестивале бара. Ул шәһәрнең Дәүләт Академия Капелласында мәшһүр җырчы Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль белән ачылды.
22 октябрьдә шәһәрнең зур концерт залы “Октябрьский”да билгеле җырчы Альберт Әсәдуллинның юбилей бенефисы үтте. Узган ялда әлеге фестиваль А.М.Горький исемендәге мәдәният сараена күчте. Биредә махсус фотокүргәзмә ачылды, төрле милләтләрнең бергә килешеп яшәве, бер-берсенә карата түземле булулары мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр эшләде. Теләгән кешеләр өчен автобусларда шәһәр буйлап “Күпмилләтле Санкт-Петербург” дип исемләнгән сәяхәт оештырылды. Кичен төрле милли иҗади коллективларның “Җырлар һәм биюләр балкышы” дип аталган зур концерты күрсәтелде.
Программаны Дәүләт Думасы депутаты, Татар милли-мәдәни Федераль советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Ленинград сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Рәшит Исмәгыйлев, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Төбәкара татар милли-мәдәни, мәгърифәти җәмгыяте рәисе Рәшит Мәһдеев ачты. Мәскәүдән килгән кунак башкалада яшәүче милләттәшләр сәламен җиткерде, петербурглылар Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко һәм Ленинград өлкәсе губернаторы Валерий Сердюковларның тәбрикләвен укып ишеттерде. Концерт М.Заринская исемендәге хатын-кызлар академия халык хоры башкаруында “Ленинград хакында җыр” һәм Җәүдәт Фәйзи эшкәртүендәге татар халык җыры “Яңгыр” белән башланды. Аннары атаклы пианист Ринат Шакиров “Шүрәле” балетыннан (Ф.Яруллин) сюита, Санкт-Петербург консерваториясе Опера һәм балет театры солисткасы Светлана Чуклинова “Иртәнге җыр” (А.Ключарев, Ә.Ерикәй), Мариин театры солисты Тимур Әбдекәев башкаруында “Шагыйрь” (Р.Яхин, Г.Тукай) әсәрләре яңгырады. Татар телендәге чыгышлар рус, әзәрбәйҗан, әрмән, башкорт, яһүд, осетин, грузин, бурят телендәге номерлар белән аралаштырып алып барылды. Кичә барышында конферансье, РФ халык артисты Григорий Баскин Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировларның фестивальгә юллаган тәбрикләү телеграммаларын укып ишеттерде.
Анда мондый юллар бар: “Газиз милләттәшләр! Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты Санкт-Петербург шәһәрендә үтә торган "Мәдәниятләр чатында" фестивале уңаеннан сезне кайнар сәламли һәм иң изге теләкләрен тапшыра.
Мәдәниятебез өчен мөһим булган бу чаралар Санкт-Петербург шәһәрендәге татар иҗат көчләренең үсешен билгели һәм милләттәшләребездә киләчәккә зур өметләр тудыра. Сез мондый бәйрәмнәрегез белән борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган матур традицияләрне, гореф-гадәтләрне, җыр-моңнарны саклауга лаеклы өлеш кертәсез. Киләчәктә дә милләтебезгә бергә-бергә хезмәт итәргә насыйп булсын!», - диелгән.
Фестиваль кысаларында 1 ноябрьдә спорт ярышлары оештырылачак.