Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган юбилей концертлары өч шәһәрдә үткәреләчәк

Беренче концерт Казанда 9 октябрьдә була.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәшһүр татар җырчысы Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган юбилей концертлары Казанның Филармония залында, Мәскәүнең Союзлар йортының Колонналы залында һәм Уфаның Зур концертлар залында була. Бу хакта бүген Ваһапов фестиваленең 15нче сезоны башланыр алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов хәбәр итте.Беренче концерт Казанда 9 октябрьдә була, Мәскәүдә – 27 октябрьдә, Уфада - 12 ноябрьдә. Оештыручылар Мәскәү концертларының Ренат Ибраһимовның прдюсерлык үзәге белән бергә әзерләнүен әйтәләр.Казан гала-концертының Филармония залында булуы Ваһаповның гомере буе шушында эшләве белән бәйле. Рифат Фәттахов Ваһапов төркеменең заманында филармониянең иң керемле төркеме булуын, аларның гастрольләрдән гел акча белән кайтуын һәм шулай итеп бөтенесен акча белән тәэмин итә алуларын сөйләде.Концертларның сценариен Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов әзерли. Концертларны да Ваһапов фондының яшь артисты Айсылу Габдинова белән бергә үзе алып барачак.Ваһапов фестивале гала-концертында Ренат Ибраһимов, Рафаэль Ильясов, Зилә Сөнгатуллина, Айдар Галимов, Зөһрә Сәхәбиева, Илһам Вәлиев һәм башкалар катнашачак.Фестиваль кысаларында Ваһапов фестиваленең традицион Милли музыка премиясе тапшырыла. Үткән ел аны Флера Сөләйманова кабул итеп алган иде. быел бу премия Рафаэль Ильясовка тапшырылачак.Ваһапов фестивале икенче яртыеллыктагы концерт сезонын үзенең 15 еллыгына багышлаячак.