Туймазы шәһәрендә “Озын көй” сәнгать бәйгесе үтәчәк

Туймазы шәһәрендә “Озын көй” сәнгать бәйгесе үтәчәк

(Уфа, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәрендә 27-28 октябрь көннәрендә соңгы елларда даими үздырылып килүче “Озын көй” сәнгать бәйгесе үтәчәк. Татар һәм башкорт башкаручыларының шушы үзенчәлекле бәйгесенә гаризалар кабул ителә дә башлаган инде. Анда, башка еллардагы кебек үк, Татарстаннан һәм башка күрше төбәкләрдән дә халык җырларын, озын көйләрне башкарырга яратучы җырчылар килер дип көтелә.

“Озын көй”дә татар һәм башкорт халык җырларын башкару мотлак. Музыкаль яктан бизәү дә гармун һәм курай белән генә каралган. Кемнәрдер бөтенләй дә акапелла җырларга мөмкин. Туймазы шәһәрендә һәм районында күпчелек халыкны татарлар, аннан кала руслар тәшкил итә. Татар районы исәпләнгән Туймазы төбәге җырчылары үзләре дә бу бәйгедә ел да ихлас катнаша. Узган елларда бу сәнгать ярышмасында җиңеп чыккан кайбер яшь башкаручылар хәзер сәнгать буенча уку йортларында белем ала инде. Шулай итеп “Озын көй” бәйгесе яшьләргә сәнгатькә юл күрсәтүче, үз көчләренә ышанычны арттыручы файдалы бер бәйге ул.