Самара өлкәсендә “Дуслык таҗы” исемле халыклар дуслыгы бәйрәме узды

Самара өлкәсендә “Дуслык таҗы” исемле халыклар дуслыгы бәйрәме узды

(Самара өлкәсе, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Самара өлкәсендә “Дуслык таҗы” исемле халыклар дуслыгы бәйрәме узды. Мондый чара өлкәдә 4нче мәртәбә оештырыла инде. Быел анда 19 оешма үзләренең милли үзенчәлекләрен һәм уңышларын күрсәтергә тырышкан һәм һәр оешма үзе белгәнчә күргәзмә оештырган. Әйтик, Кавказ, Үзәк Азия халыклары вәкилләре һәм башкортлар авыл хуҗалыгы продуктларын тәкъдим итсә, чуашлар борынгы киемнәрен күрсәтүне кирәк дип тапкан. Белоруслар үзләрен милли ризык өстәлләре белән танытты.

Татар җәмәгатьчелеге исә рухи якка күбрәк басым ясаган. “Туган тел” оешмасы һәм шәһәр мохтәрияте бик бай китап күргәзмәсе оештырган. Анда Казан һәм Татарстан тарихына багышланган китаплар төп урыннын биләде. Бигрәк тә Казанның 1000 еллыгана багышланган китаплар халык игътибарын җәлеп итте. Балалар әдәбиятына да аерым урын бирелгән. Анда зәвык белән әзерләнгән әкиятләр тупланмасы, “Сабантуй” газетасы, “Ялкын” һәм “Салават күпере” журналлары тупланмалары да халыкта зур кызыксыну уятты. Әйтергә кирәк, алман, яһүд күргәзмәләре дә шул халыкларның рухиятенә багышланган иде.

Бәйрәмдә һәр халык үз сәнгате белән дә таныштырды. Татарлардан, мәсәлән, “Идел” ансамбле зур уңыш казанды. Сәбәбе дә юк түгел: Мидхәт Әминев - тальян гармунда, Али Губанов саксафонда бик оста уйнады. Кыскасы, татар үзешчәннәре һәркемгә үзенчә ләззәтләнергә мөмкинлек тудырды: теләгән кеше борынгы, халык моңнарын тыңлады, кайсысы хәзерге заман җырларына тартылды.