Казанда Италиянең танылган фотографының күргәзмәсе ачылды

Казанда Италиянең танылган фотографының күргәзмәсе ачылды

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). Бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында Италиянең танылган фотографы Энрико Каноның “Чәчәкләр һәм архитектура” күргәзмәсе ачылды. Фотокүргәзмә Татарстан башкаласында 26-30 сентябрьдә үткәрелүче “Казанда Италия атналыклары”на багышланган.

Бу хакта бүген ТР “Татмедиа” Массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Казанда Италия атналыклары”н оештыручыларның берсе – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Халыкара проектлар үзәге вәкилләре хәбәр итте. Журналистлар белән фикер алышуда Италия кунаклары: Флоренция университетының инженерлык факультеты деканы Франко Анготти, инженер фәннәре профессоры һәм төзелеш җиһазлары укытучысы Фабио Фантоции, Пиза шәһәре университетының инженер фәннәре профессоры һәм архитектура фәне укытучысы Пьер Луиджи Маффей, шулай ук “SIBITA” рус-итальян милли-мәдәни җәмгыять (Красноярск) президенты Фернандо Бустелли да катнашты. Кунаклар 3 атна буе дәвам итәчәк фотокүргәзмә турында сөйләде һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү планнары белән уртаклашты. Беренчедән, алар Казанда КДАТИ каршында Италиянең Мәгариф һәм мәдәният үзәге ачылуны хуплый. Аның аша Казан һәм Пиза университеты студентлары арасында актив алмашу мөмкин диде Пьер Луиджи Маффей. Иң мөһиме, бер-берсенең телләрен өйрәнү мөмкинлеге туачак. Шулай ук италиялеләр Казанга архитектура һәм һәйкәлләрне реставрацияләү өлкәсендә проектлар тәкъдим итәргә әзер. Икенчедән, кунаклар киләчәктә дә мәдәни хезмәттәшлекне дәвам итәргә, аерым алганда, Италия сәнгать эшлеклеләренең Татарстанга сәфәрен оештырырга ниятләүләрен белдерде.