“Чыңгыз хан” татар рәссамнары берләшмәсе үзенең 15 еллыгын билгели

“Чыңгыз хан” татар рәссамнары берләшмәсе үзенең 15 еллыгын билгели

(Уфа, 27 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфаның Наил Лотфуллин исемендәге Заманча сәнгать музеенда кичә истәлекле тантана булып үтте. Биредә “Чыңгыз хан” татар рәссамнары берләшмәсенә керүче талант ияләренең берлектәге күргәзмәсе ачылды. Бу экспозиция “Чыңгыз хан” төркеме оештырылуга 15 ел тулуга багышлана. Күргәзмәдә куелган картиналарның байтагын шушы талантлы төркемне оештырган, бүгенге көндә мәрхүм булган күренекле татар рәссамы Наил Лотфуллин сурәтләре алып тора. Заманча сәнгать музеендагы бүгенге тантанага килүчеләр Наил Лотфуллинның иҗаты һәм тормыш юлы турында бай мәгълүмат алды.

Наил Лотфуллин туксанынчы еллар башында ук «Чыңгыз хан» иҗат берләшмәсен үзе төзегән иде. Кайбер иҗади төркемнәр берничә ел эшли дә тарала, әмма Наил әфәнде оештырган «Чыңгыз хан» озын гомерле булды. Аңа еллар үткән саен, киресенчә, тагын да күбрәк татар рәссамнары тартыла. Берләшмәнең Наил Лотфуллиннан соң алыштыргысыз җитәкчесе, танылган рәссам Вәсил Ханнанов әйтүенчә, Заманча сәнгать музее үзе дә аны оештыручы истәлегенә багышлап төзелде һәм аның исемен дә йөртә ул. Биредә даими эшләүче күргәзмәдән тыш, башка рәссамнарның да шәхси һәм берлектәге күргәзмәләре ачылып тора.

Наил Лотфуллин Уфада туып-үскән булса да, татар тарихын һәм мәдәниятен яхшы белүе, аңа табынуы белән аерылып торды. Аның картиналарында милли рух, тарихыбызга тирән сөю ярылып ята. Ерак тарихыбыз сәхифәләре аның иҗатында үзенчәлекле итеп чагылыш таба. Үзе мәңгелек йортына күчеп исеме милли рәсем сәнгатебез тарихына әйләнә барган саен Наил Лотфуллинның мирасы тагын да югарырак бәяләнә, кадере арта. Моны “Чыңгыз хан” иҗат берләшмәсе рәссамнары үзләре дә бүгенге чыгышларында аерып билгеләде.

Әле ачылган күргәзмәдә “Чыңгыз хан” төркеменең талантлы иҗатчылары Вәсил Ханнанов, Рәсих Әхмәтвәлиев, Наил Байбуриннарның да соклангыч матур эшләре урын алган. Бу картиналарны биредә бер ай дәвамында күрергә мөмкин булачак.