news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильяс Камал: Рөстәм Яхин музыкасына игътибарны арттырасы иде

Музыкант фикеренчә, Яхинның халыкка җиткерелмәгән әсәрләре бихисап.

Ильяс Камал: Рөстәм Яхин музыкасына игътибарны арттырасы иде
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кәрим Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал композитор Рөстәм Яхинның иҗади мирасына игътибар җитеп бетми дип саный.

«Яхин онытылганнардан түгел. Халыкка җиткерелмәгән әсәрләре дә күп. Мәсәлән, скрипка һәм виолончель өчен язылган әсәрләре, фортепиано өчен язылганнары башкарылмый диярлек», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Милли музее бинасы ишегалдында «Яхшы музыка» фестивалендә.

Концерт татар классик композиторы, пианист һәм педагог, Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхинның йөз еллыгына багышланды. Ильяс Камал Рөстәм Яхинның халыкка чыкмый калган кулъязма әсәрләре дә бар дип саный. «Аларны эзләп табасы бар әле. Мирасын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк», — ди ул.

«Рөстәм Яхин — зур дәрәҗәгә күтәрелгән композиторыбыз. Әйтик, Мәскәүдә Петр Чайковский исемендәге халыкара конкурс программасында Рөстәм Яхин әсәрләре дә бар. Ул рус композиторлары белән бер рәттә. Алар аның югарылыгын таный. Бу зур күрсәткеч», — диде Тинчурин театрының баш дирижеры.

Ильяс Камал Яхин музыкасын гади генә халык көйләре кебек түгел, техник яктан катлаулы язылган дип бәяләде. «Башкару өчен осталык, татар моңын тоя белү кирәк. Ул бөтен академик традицияләргә тугры калып иҗат иткән. Әсәрләрен тирән фикерләү белән башкару таләп ителә», — диде музыкант.

Композитор һәм пианист Алсу Абдуллина да Яхинның тамашачы ишетмәгән фортепиано өчен әсәрләре, сирәк ишетелгән җырлары да барлыгын әйтте. «Җырлары, романслары ешрак башкарыла шул. Балалар мәктәпләрендә кайбер әсәрләрен өйрәнәләр. Бу фестиваль — халыкка Яхинның иҗатын күрсәтүнең бер юлы», — дип саный ул.

Ул ире Фәнис Мохтаров башкаруында Рөстәм Яхинның «Ышанам» дигән җырын эстрада-джаз эшкәртмәсендә уйнады. «Син кайда идең?» дигән җырына да саксофон белән фортепиано өчен эшкәртмә тәкъдим итте.

Музыкантлар Рөстәм Яхин әсәрләрен, шулай ук Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Сәйяр Хәбибуллин, Рәшит Кәлимуллин әсәрләрен яңгыратты. Концертта композитор һәм гитарачы Виталий Харисов классик гитара өчен татар көйләре белән чыгыш ясады.

Концертта композитор һәм пианист Алсу Абдуллина, джазмен һәм саксофончы Евгений Соколов дуэты, композитор Кәрим Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал (виолончель), Алинә Заһидуллина (саксофон), Фәнис Мохтаров (вокал) катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100