420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Әлмәт театрының 75 еллыгына багышланган юбилей тантанасы 31 октябрьгә билгеләнгән. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.
«Театр юбилеена әзерләнеп, фойега үзгәрешләр кертәбез. Артистларның фойега куелган фотоларын да алыштырабыз - профессиональ фотограф чыгардык. Безнең бит һәр премьерага йөри торган театраль тамашачыбыз бар. Алар өчен ниндидер яңалык булсын дип тырышабыз», - ди театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.
Театр юбилей уңаеннан затлы фотоальбом, сувенирлар әзерли. Хәзерге вакытта театрның 75 еллыгын чагылдарган кичә сценарие әзерләнә.