Утызынчы тапкыр “Уйнагыз, гармуннар!” республика халык иҗаты бәйрәме була

Бәйрәм быел беренче тапкыр Кабан күле яр буенда Иске Татар бистәсендә үткәрелә

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). 30 август - Республика көнендә Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” XXX республика халык иҗаты бәйрәме уздырылачак.

Бәйрәм быел беренче тапкыр Кабан күле яр буенда Иске Татар бистәсендә үткәрелә. Ул сәгать көндезге 1дә башлана, анда Татарстанның 30лап районыннан 500 тирәсе артист – гармун, баян, курай, гөслә кебек музыка уен коралларында иң шәп уйнаучы осталар, республиканың вокаль, хореографик һәм фольклор коллективлары. Традиция буенча, бәйрәм театральләштерелгән пролог белән башлана. Күл буенда интерактив милли мәйданчыклар, конкурслар уздырыла, аларда теләге булган һәркем катнаша ала. Шулай ук ул көнне Кабан күле яр буенда Мавыктыргыч фән һәм техника йортының уникаль экспозициясен тамаша кылып, хәтта космик станциядә үзеңне орбитадагы космонавт итеп тоеп, радиоэлектроника инженеры сыйфатында нинди дә булса прибор төзеп, шуны сынап, квадрокопер белән идарә итеп, авиамодельне кулда тотып карап булачак.

ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге шул хакта хәбәр иткәнчә, бәйрәмне әлеге үзәк Казан каласы Башкарма комитетының “Иске шәһәр” префектурасы белән берлектә оештыра.