Тинчурин театры үзенчәлекле проект тәкъдим итәргә җыена

Октябрь асеннан башлап, һәр якшәмбе театр үзенең иң тугры дусларын җыярга ниятли

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, октябрь аеннан башлап, “Гаилә спектакльләре” үзенчәлекле проект тәкъдим итә.

Һәр атнаның якшәмбе көнендә театр үзенең иң тугры дусларын җыярга ниятли. “Гаилә спектакльләре” проекты кысаларында тамашачылар репертуардагы иң яхшы спектакльләрне карый, күргәзмә залында күренекле драматург Кәрим Тинчуринга, театрның үткәне һәм бүгенгесенә бәйле экспонатлар белән таныша, фотобанерлар янында фотога төшеп, төрле акция, конкурсларда катнашып, ялларын гаиләләре белән тагын да күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алачаклар.

“Гаилә спектакльләре” проекты – гаилә кыйммәтләрен саклау, яшь буында сәнгатькә мәхәббәт уяту, театрга гаилә белән йөрү кызыклы һәм мавыктыргыч икәнлеген күрсәтү өчен тормышка ашырыла, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәтеннән Рузалия Тимербаева.

Шул рәвешле, проект кысаларында октябрьдә, 11еннән кала, түбәндәге әсәрләр уйнала: 4 октябрьдә - “Эх, алмагачлары!” комедиясе (Ш.Фәрхетдинов), 18ендә - “Назлы кияү” музыкаль комедиясе (К.Тинчурин), 25 октябрьдә - “Гамлет. Күренешләр” трагедиясе (В.Шекспир). Спектакльләр сәгать көндезге 12дә башлана.