Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин Мәскәүдә Татарстан сәнгать осталарының гала-концертын карады

Алар Мәскәү халыкара музыка йорты мәйданчыгында узган бәйрәм кунагы булды

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Мәскәүдә Татарстан сәнгать осталарының гала-концертын карарды. Шуның белән 24 августтан алып 26 августка кадәр барган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре  тәмамланды.

Россия башкаласы мэры Сергей Собянин да Мәскәү халыкара музыка йорты мәйданчыгында узган бәйрәм кунагы булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Музыка йорты холлында Татарстан Республикасы халык кәсепчелеге күргәзмәсе тәкъдим ителгән иде.

Чарада катнашучыларга сәхнәдән беренче булып Мәскәү мэры Сергей Собянин мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, мондый очрашулар гадәткә керде һәм Татарстан Республикасының Мәдәният көннәре бәйрәменә чакырылуына шат булуын белдерде. Мәскәү – күп милләтле шәһәр, һәм татарлар монда төрле өлкәләрдә эшлиләр, диде Сергей Собянин. Мәскәү белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлеккә килгәндә исә, ике субъект арасындагы мөнәсәбәтләр үсә бара, товар әйләнеше 70 млрд. сумга кадәр артты, дип билгеләп үтте Сергей Собянин. Без хезмәттәшлек итмәгән бер өлкә дә юк, диде ул. Сергей Собянин сүзләренчә, мәскәүлеләр 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын сокланып күзәткәннәр.  

«Иннополис ничек төзелүне күреп, без сезне куып тотарга тырышабыз – Мәскәүдә Сколково һәм башка технопарклар төзелә», - диде Мәскәү мэры. «Безне кешеләр, илебезнең уртак тарихы, Россия тарихы берләштерә. Яшәсен Татарстан, яшәсен Мәскәү, яшәсен Россия!» - дип сүзен йомгаклады Сергей Собянин.  

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Сергей Собянинга республика казанышларын югары бәяләгәне өчен рәхмәт белдерде, Татарстан белән Мәскәү киләчәктә дә, илнең икътисадын яхшыртып, алга барачаклар, диде ул. Мәскәү – республика өчен мөһим партнер, безгә сезнең тәҗрибә әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэрына мөрәҗәгать итеп. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан, мәсәлән, шәһәр киңлекләрен кору буенча башкала тәҗрибәсен үзләштергән. Сез шәһәр тирәлеге белән шөгыльләнә башладыгыз һәм алгарышка ирештегез – без дә сезгә иярдек һәм менә хәзер моңа зур игътибар бирәбез, рәхмәт тәҗрибәгез өчен, без сездән өйрәнәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без – илнең әйдәп баручы төбәкләре. Без нык һәм көчле булсак, димәк, Россия дә көчле булачак», - диде бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы шулай ук искәрткәнчә, тиздән Мәскәүдә Җәмигъ мәчет ачылачак.

Аннары Сергей Собянин һәм Рөстәм Миңнеханов аерым казанышларга ирешкән белгечләргә Мәскәү һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.      

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.