420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). 28 - 30 август көннәрендә Казанда җәйге китап фестивале - III Интеллектуаль әдәбият фестивале була. Аның төп бурычы - Казан укучыларын илнең китап нәшрияты киңлеге белән таныштыру. Алдагы вакыйгалардан аны зур күләмлелеге һәм бушлай керү мөмкинлеге белән аерып тора.
“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, танылган язучылар, галимнәр, әдәбият тәнкыйтьчеләре һәм сәнгать әһелләре “Смена” заманча мәдәният үзәгендә үтә торган җәйге китап фестивале 3 көн барачак, шул арада “Смена”ның 3 лекция мәйданчыгында 40тан артык чара уздырылачак. Авторларның укучылар белән очрашуы, лекция һәм дискуссияләр уздырылу көтелә.
Моннан кала, “Смена” ишегалдында ачык һавада узачак ярминкәдә Россиянең 8 дистәләп нәшриятлары китаплары тәкъдим ителәчәк, аларның күбесен челтәрле кибет киштәләрендә күреп тә булмый. Фестивальгә килүчеләр нәшрият бәяләре буенча матур әдәбият, публицистика, фәнни, эшлекле, документаль һәм балалар китаплары ала алачаклар.