Казан халкын һәм кунакларын Республика көне белән «А-студио» төркеме һәм Юрий Антонов тәбрикли

Татарстан башкаласында төп чаралар "Kazan Arena" стадионы каршындагы мәйданда узачак

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Татарстан халкы һәм кунакларын алдагы ял көннәрендә Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган зур мәдәни программа көтә. "Татар-информ" агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева әлеге программа турында тәфсилләбрәк сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, Республика көнен бәйрәм итү кысаларында бөтен районнар алдында үз чараларын оештыру бурычы тора. Әйтик, 25 августтан башлап барлык районнарда диярлек ишегалды бәйрәмнәре уздырыла. Алар барышында шул тирәдә яшәүчеләр үз сәләтләрен күрсәтә: җырлый, музыка уен коралларында уйный, Татарстан тарихы белән бәйле викторина, конкурсларда катнаша ала. Әлеге бәйрәм кысаларында теге яки бу ишегалдында гомер кичерүче ветераннарны, тыл хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы да була, шулай ук Белем көне алдыннан балаларга да зур игътибар биреләчәк. Бу чорда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе тәмамлана. Ишегалды бәйрәмнәре "Спортчан Татарстан" концепциясе форматында уза, теләгән кеше ГТО нормаларын тапшыра ала. Чараларны мондый форматта үткәрү Сабан туенда сыналып каралган һәм татарстанлылар арасында зур популярлык казанган.  

Татарстанның зур шәһәрләре: Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Казанда Республика көне киң колач белән уздырыла.

Татарстан башкаласында төп чаралар "Kazan Arena" стадионы каршындагы мәйданда үтәчәк. 28 августта 19.00дә ул мәйданда Турецкий хоры катнашында "Игелекле Татарстан" - һәркемнең йөрәгендә" дигән бәйрәм концерты була. Аны "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары оештыра. 

 "Турецкий коллективы бик югары профессиональ дәрәҗәдә эшли, яхшы, матур программа тәкъдим итә, аларда күп нәрчә, шул исәптән патриотик музыка да бар. Михаил Турецкий республика халкы өчен сюрприз әзерли. Әлеге чараның төп максаты - изгелек, җылылык һәм кунакчыллык мохитын булдыру", - дип билгеләп үтте спикер.

29 августта яңартылган Кремль яр буенча "Мәдәниятләр мозаикасы" дигән беренче республика этноконфессиональ фестивале уздырыла. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар, халык кәсепчелеге күргәзмәсе, Татарстан халыклары ассамблеясе милли-мәдәни мохтариятләренең милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр экспозициясе оештырыла. 

"Бу фестиваль кунакларны Татарстан территориясендә төрле конфессия вәкилләренең дус-тату яшәвен күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк. Татарстан халыклары ассамблеясы, иҗтимагый оешмалар һәм балалар актив катнаша", - диде Л.Фазлыева.

Спикер билгеләп узганча, 29-30 августта "Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә "Казан фанфаралары" IV Бөтенроссия тынлы оркестрлар фестивале була.

29 августта төзекләндерелгән Лядской бакчасы үзенчәлекле фестиваль программасы белән ачу күздә тотыла. Чишмәле урамы буенча урнашкан сквер һәм күл яңартылганнан соң биредә яшәүчеләрне янә сөендерә башлый. Бу көнне Казанның һәр районында ишегалды бәйрәмнәре узачак.

30 августта башкаланың Меңьеллык мәйданында 11.00дән 15.00гәчә “Kazan City Racing” автоспорт тамашасы була. Анда “Формула – 1” пилотлары, дрифтерлар һәм каскадерлар чыгышларын, шулай ук “КАМАЗ-Мастер” командасы башкаруында тәэсирле яңа төрле трюк карау мөмкинлеге булдырыла.

30 август көнне 12.00 Бакый Урманче скверы сәнгать паркына әвереләчәк. Биредә казанлылар һәм башкала кунаклары күренекле татар рәссамнары белән таныша һәм шәхсән аралаша алачак. Бу көнне Казанның Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани урамында 13.00дә “Уйнагыз, гармуннар!” халык иҗаты бәйрәме үткәрелә.

“Казан” халыкара атлы спорт комлексында  14.00дә ТР Президенты бүләгенә ат чабышлары була.

Бәйрәмнең төп мәйданнарының берсе “Казан Арена” стадионы алдында урнашачак. Көндезге 12дә монда Казан гарнизонының “Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – син сайлаганы” дип аталган патриотик зур концерт программасы башлана. 15.00дән 18.00гә кадәр шул ук мәйданда татар эстрадасы йолдызлары концерты була. 18.00дән исә Казанның популяр коллективлары, “Созвездие – Йолдызлык” һәм “Студентлар язы” фестивальләре җиңүчеләре катнашында яшьләр өчен кичке концерт программасын тамаша кылу мөмкинлеге булдырыла. Анда шулай ук җырчы Юрий Антонов, “А-Студио” төркемнәре чыгышы көтелә.

20.00дә Игенчеләр сарае янындагы мәйдандагы ачык һавада Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР дәүләт симфоник оркестры катнашында “Казан көзе” V халыкара опера фестивале уздырыла. 

"Татар-информ" МА алдан хәбәр иткәнчә, барлыгы 9 мәйданчыкта барачак иң күләмле бәйрәм чаралары 22.00дә Казансу өслегендә зур салют белән төгәлләнер дип көтелә. 

Фотосурәт astudio.ru сайтыннан алынды.