Зәй районы авылларында үзенчәлекле мәдәни чаралар үткәрелә

Алар туган авылга багышлана

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Соңгы атналарда Зәй районы авылларында төрледән-төрле мәдәни чаралар уза. Алар һәр авылда үзгә. Әйтик, узган атнада Югары Мәлем, Иске Маврин, Ал. Бистәсе һәм башка авыл җирлекләрендә бәйрәмнәр оештырылса, бүген исә Аксарда “Туган ягым яшел бишек” дип аталган кичә-концерт үтте. Берничә көннән Поповкада “Туган авылым” дигән бәйрәм оештырылачак, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.