Казан - Чистай су юлы маршруты буенча беренче музей регатасы оештырыла

Регатада Татарстан яхтачалары катнаша

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 27-31 август көннәрендә Казан-Чистай су юлы маршруты буенча беренче музей регатасы узачак. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Татарстан Җилкәнле спорт федерациясе һәм “Җилкәнле спорт һәм су туризмы үзәге”, ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Чистай районы хакимияте оештыра.

Мондый регатаны уздыру нияте беренче тапкыр ТР Милли музеенда барлыкка килгән. “Спорт белән мәдәниятне, җилкәнле регата романтикасы һәм музей дөньясының серләрен берләштерүче музей регатасы музейларның эшчәнлеген активлаштырырга, республикада җилкәнле спорт төрен үстерергә ярдәм итәр дип ышанабыз”, - диде ТР Милли музее директоры Гөлчәчәчк Нәҗипова бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә.

Әлеге инициативаны Чистай муниципаль районы башлыгы шунда ук күтәреп алган һәм чараны уздыруга ярдәм күрсәткән. Чистай районы хакимияте регатада катнашучыларга махсус приз да билгеләгән. “Чистай — бай тарихлы шәһәр. Бөек Ватан сугышы елларында бик күп иҗат кешеләре әлеге калада яшәгән. Тырышып эшләгән очракта, Чистай — иң танылган һәм зур туристик үзәкләрнең берсенә әйләнергә мөмкин”, – диде матбугат конференциясендә Чистай дәүләт тарихи-архитектур һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин.

Бүгенге көндә регатада катнашырга 14 яхта экипажы теләк белдергән. Бәйге 3 этаптан торачак. Аның 1 нче этабы Казанда старт алып, Кама Тамагына кадәр дәвам итәчәк. 2 нче этап исә Кама Тамагында башланып, Чистай шәһәрендә тәмамлана. 3 нче этап Чистай шәһәрендә уза. Аны спортчылар үзара “олимпия өчпочмагы” дип атый.

Регатада Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай шәһәре спортчылары катнашачак. Оештыручылар киләчәктә катнашучылар географиясен тагын да киңәйтергә һәм чит төбәкләрдән дә спортчыларны җәлеп итәргә ниятли.

 

Чистай шәһәре халкы һәм кунаклары өчен 30 август көнне Камада яхталар парады да узачак. Чара көндезге 2 дә башлана. “Бу бик матур күренеш булачак һәм тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышанасы килә”, - диде бүген матбугат конференциясендә ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.