“Әгерҗе аккорды–2014“ музыка фестивале була

Анда ялгыз җырчылар, дуэтлар, рок-төркемнәр катнаша

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). 30 августта “Имәнлек“ ял зонасында “Әгерҗе аккорды–2014“ музыка фестивале үткәреләчәк. Бәйрәм кичке сәгать 5тә башлана. Сәхнәдә ялгыз җырчылар, дуэтлар, рок-төркемнәр катнаша. Иң соңыннан салют булачак. 

Фестивальдә катнашырга теләге булганнарны “Авангард“ Яшьләр үзәгендә көтеп калалар, дип игълан итте “Әгерҗе хәбәрләре” басмасы.