Чистайда яхталар парады узачак

Ул музей регатасы кысаларында оештырыла

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Чистай шәһәре халкы һәм кунаклары өчен 30нчы август көнне Камада яхталар парады узачак. Чара көндезге 2 дә башлана. “Бу бик матур күренеш булачак һәм тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышанасы килә”, - диде бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

Чара 27-31 август көннәрендә Казан-Чистай шәһәре су юлы маршруты буенча узычы музей регатасы кысаларында үткәрелә.