news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа сезонда Татарстан театрларында тугыз спектакльнең тифлопремьерасы була

Спектакльләр Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, «Әкият» курчак театрында һәм Казан яшь тамашачылар театрында бара.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Яңа сезонда «Әкият» Татар дәүләт курчак театры ике спектакльнең тифлопремьерасын куярга планлаштыра. Ел азагына кадәр театрларда тагын җиде спектакль әзерләнәчәк.

Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте. Утырыш 2021 елның беренче яртыеллыгында ведомство максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча узды.

«2021 ел ахырына дәүләт театрларында күрсәтү өчен тагын җиде спектакльне җайлаштыру планлаштырыла», — диде ул.

Ведомство башлыгы урынбасары бүгенге көндә республика дәүләт театрларының даими репертуарында 250дән артык спектакль булуын, аларның уналтысы күрмәүчеләр өчен көйләнгән булуын әйтте.

Спектакльләр Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, «Әкият» курчак театрында һәм Казан яшь тамашачылар театрында бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100