Милли китапханә июль юбилярлары турында экспозиция оештыра

Июльдә Татарстан Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә бу айда туган күренекле шәхесләр турында документлар һәм аудио материаллар белән танышырга мөмкин

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Июльдә Татарстан Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә бу айда туган күренекле шәхесләр турында документлар һәм аудио материаллар белән танышырга мөмкин.
7 июль көнне XIX-XX гасырда иҗат иткән Австрия композиторы һәм дирижеры Густав Малер тууына 150 ел тулган. 10 июльдә исә музыка җәмәгатьчелеге алман композиторы һәм мөгаллиме, друматург һәм актер Карл Орфның 115 еллыгын бәйрәм иткән.
Татарстанның музыка сәнгате июль аенда истәлекле даталарга бай. Бу айда Алмаз Монасыйпов (1925 – 2008 гг.), Альберт Леман (1915 – 1998 гг.), Әнвәр Бакиров (1920 – 2001) дөньяга килгән. Әлеге композиторлар әсәрләре республикабыз гына түгел, Россия музыка мәдәниятенең “алтын фонды”на кергән. Әлеге мәгълүматны ТР Милли китапханәсе җиткерә.