Казанда «A`cappella ExpreSSS» төркеме чыгыш ясаячак

29 июль көнне 19 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Сандецкий утарында JAZZ” IV Халыкара импровизация музыкасы фестивале кысаларында дүртенче концерт узачак

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). 29 июль көнне 19 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Сандецкий утарында JAZZ” IV Халыкара импровизация музыкасы фестивале кысаларында дүртенче концерт узачак. Музыка кичәсе «VOCALENSEMBLE» жанрында үтәчәк. Сәхнәдә Россиянең a’capella жанрында иҗат итүче «A`cappella ExpreSSS» дигән танылган профессиональ төркем чыгыш ясаячак.
Коллектив составында Татьяна Шаманина, Катя Надареишвили, Этери Бериашвили, Макс Костра, Антон Касаткин һәм Андрей Туник җырлаячак.
«A`cappella ExpreSSS» коллективы 2003 елда оеша. Төркем джаз, фольклор, классика, популяр музыка стилендәге композицияләрне башкара. «A`cappella ExpreSSS» «Montreux Jazz», «Vokal Total», «Jazz Parade», «Solevoci», «Jazz In Time», «Славян базары», «Джаз провинцисе» һәм башка фестивальләрдә катнаша. Төркем шулай ук - «Жизнь одна», “Хиромант” фильмнарына саундтрекларны башкаручы да. Бүгенге көндә коллектив Америка, Россия, Сингапур, Гонконг, Израиль, Алмания, Австрия, Бельгия, Голландия, Италия, Швейцария, Люксембург һәм башка илләрдә концертлар бирә, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәтеннән.