“Уяв” IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәмендә республика җитәкчелеге катнаша

Бәйрәм иртәнге 9да аэропорт мәйданында башлана

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген, 27 июньдә, Нурлатта “Уяв” IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме узачак. Анда Татарстан җитәкчелеге дә катнашыр дип көтелә.

Республиканың әйдәп баручы ММЧ вәкилләре, әлеге чараны яктырту максатыннан, ТР Дәүләт Советы яныннан сәгать 7.30 да Нурлатка сәфәр чыга. Бәйрәм исә иртәнге 9да башлана.

Нурлатның "Дуслык" газетасы исә "Уяв" Бәйрәме программасын бастырды:
9.00 – “Осталар шәһәрчеге” халык остакуллары күргәзмәсе эшләре;
9.30 – республика һәм Россия төбәкләренең фольклор коллективлары чыгышлары;
12.40 – Халыклар Дуслыгы йортын ачу;
13.00 – мәйданның төп капкасы янында мәртәбәле кунакларны каршы алу;
13.15 – “Гаҗәеп кешеләр тормышы” чуваш йортын карау;
13.30 – бәйрәмне тантаналы ачу.

Бу көнне мәйданда традицион остакуллар күргәзмәләре эшләячәк, ир-егетләр билбау көрәшендә “Чуваш баһадиры”, кызлар исә гүзәллектә “Чуваш чибәре” исеме өчен үзара ярышачак, гаилә ансамбльләре конкурсы үткәреләчәк. Республика һәм Россиянең фольклор коллективлары үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итәчәк.

Искәртеп үтәбез: узган ел чувашларның милли бәйрәмендә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән (Чувашия, Башкортстан Республикаларыннан, Самара, Ульяновск, Сверловск өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән) 80нән артык иҗат коллективлары катнашкан иде.

Бәйрәм кысаларында чуваш иҗат коллективлары фестивале, “Уяв пике” (“Уяв чибәре”), “Чуваш батыры” һәм иң тәмле чуваш милли ризыгына конкурслар уздырылды.
Уяв — яз-җәй айларында уздырыла торган бәйрәм, ул “үтәү” дигәнне аңлата. Аны чувашлар язгы уҗымнар, чәчелгән культуралар шытып чыккач, ягъни 19нчы июньнән соң бәйрәм итә башлый. “Уяв” бәйрәменең нигезен уеннар, җыр-бию, әйлән-бәйлән уйнау кебек мәдәни күңел ачулар тәшкил итә. Электән килгән бу бәйрәмне җомга яки якшәмбе көнне үткәргәннәр. Яшь егет һәм кызлар, кулга-кул тотынышып, учак тирәли җырлап әйләнгән, дип хәбәр иттеләр Республика традицион мәдәният үзәгенең халыклар гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен һәм халык авыз иҗатын популярлаштыру һәм яңарту бүлегеннән.

"Уяв" - ТРда милли сәясәтне үстерү программасы нигезендә башкарыла һәм республикада яшәүче төрле милләт халыкларының телләрен, милли мәдәниятен, этник тормышын үстерүгә һәм яңартуга юнәлдерелгән күркәм чараларның берсе.