Татар дәүләт филармониясенең чираттагы концерт сезоны тәмамлана

Татар дәүләт филармониясенең чираттагы концерт сезоны тәмамлана

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). 29 июньдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 2004-2005 еллар концерт сезоны тәмамлана. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында ТР Дәүләт симфоник оркестры Американың танылган джас композиторы Джордж Гершвин әсәрләрен уйнаячак. Казанда Россиянең халык артисты джас пианисты Даниил Крамер чыгыш ясады. Филармониянең чираттагы сезоны Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында августта ачылачак.

Иҗат коллективлары бу кыска гына җәйге ялларда филармониянең уен коралларын һәм костюмнарны яңартачак. ТР Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан татар композиторы Алмаз Монасыйпов әсәрләре язылган компакт-диск чыгачак.

Киләсе сезонда “Татарстан” ДТРКнең элеккеге Дәүләт эстрада-симфоник оркестры Рөстәм Үтәй җитәкчелегендә концерт эшчәнлеген башлаячак. Искә төшереп үтәбез, “Татарстан” ДТРКнең үзгәрткәч филармония составына күчкән иде. Киләчәктә бу оркестрның ничек аталачагы әлегә билгесез, дип хәбәр иттеләр филармониянең матбугат