Россиядә 2023нче елны Рәсүл Гамзатов елы дип игълан итәргә ниятлиләр

Шагыйрьнең 100 еллыгына багышланган чаралар үзәге аның туган ягы – Дагыстан Республикасы булачак.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Россиядә 2023 елны шагыйрь Рәсүл Гамзатов елы дип игълан итәргә планлаштыралар, дип хәбәр итә Дагыстан башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе төбәк җитәкчесе Сергей Меликовка сылтама белән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россия Президенты Владимир Путин безнең тәкъдимнәрне хуплады һәм 2023 ел илдә Рәсүл Гамзатов елы булачак. Рәсүл Гамзатовның исемен һәм иҗатын белмәүчеләр юк. Кешеләр аның тормышы һәм иҗаты белән кызыксына, без бу юнәлештә эшләргә тиеш», — диде Меликов Россия Президентының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Владимир Толстой белән очрашуда.

Толстой сүзләренчә, хәзер Президент указы әзерләнә, анда шагыйрьнең 100 еллыгына багышланган чаралар язылачак һәм оештыру комитеты формалаштырылачак. «Әһәмиятле дата 2023 елда билгеләп үтеләчәк һәм хәзер Россия Президенты Владимир Путинның тиешле указы әзерләнә. Һичшиксез, уздыру үзәге шагыйрьнең туган ягы — Дагыстан Республикасы булачак. Юбилей лаеклы дәрәҗәдә үтсен иде. Минем бурыч-юбилейны лаеклы итеп оештыру өчен төбәкнең һәм шагыйрь гаиләсенең теләкләрен тормышка ашыру», — диде Толстой.                                 

Ул бәйрәм чаралары шагыйрьнең туган ягында гына түгел, башка төбәкләрдә дә узарга мөмкин булуын искәртте. «Шулай ук Россия Язучылар берлеген һәм хәзер булдырылган ассоциацияне дә җәлеп итәргә кирәк», — диде Президент киңәшчесе.