Кукмара районында Сабантуй бәйрәмен үткәрү көне билгеле булды

Бу хактагы боерыкны район башлыгы имзалады.

(Кукмара, 27 май, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмарада милли бәйрәмебез Сабантуй 13 июньдә узачак. Бу турыдагы боерыкны Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев имзалады.

«Сабантуй» милли бәйрәмен 12 июньдә районның авыл торак пунктларында, 13 июньдә район үзәгендә үткәрергә кирәк», — диелә документ текстында.