Композиторлар берлегендә Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган концерт булды

Композиторлар Екатерина Шатрова, Алсу Абдуллина, Виталий Харисов һәм Алсу Сөнгатуллина тарафыннан Җиһанов темасына заманча яңгырашлы инструменталь аранжировкалар эшләнгән.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстан Композиторлар берлегендә Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган концерт булды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Композиторлар Екатерина Шатрова, Алсу Абдуллина, Виталий Харисов һәм Алсу Сөнгатуллина тарафыннан Җиһанов темасына заманча яңгырашлы инструменталь аранжировкалар эшләнгән. Гөлнара Мурзиева һәм Фәнис Мөхтәровның башкаруында Җиһанов романслары, операларыннан арияләр яңгырады, диелә хәбәрдә.

Нәҗип Җиһанов (1911-1988) - 16 симфония, 8 опера, 3 балет, күп санлы романслар һәм җырлар авторы. Аның язмалары кайчандыр үзе нигез салган Татарстан Композиторлар берлегенең Камера залында башкарылуы символик мәгънәгә ия, диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.