news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районының Олы Кавал авылында яңа мәдәният йорты ачылачак

Тантаналы ачылыш Татарстан Республикасы көне — 30 августка планлаштырылган.

Биектау районының Олы Кавал авылында яңа мәдәният йорты ачылачак
http://biektaw.ru

(Биектау, 27 май, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре», Эрнест Абдулаев). Бүгенге көндә Биектау районында берничә авыл клубы төзелеп килә. Берничә ай эчендә Олы Кавал авылының иске мәдәният сарае урынында ук мәһабәт бина — яңа мәдәният йорты калкып чыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бинада эчке ремонт эшләре дә төгәлләнеп килә инде.Тиздән буяу, эчке бизәү эшләренә керешәчәкбез. Кирәкле җиһаз кайтарту өстендә дә эшлибез», — ди Биектау районы Башкарма комитеты рәисе Дамир Шәйдуллин.

Олы Кавал авылы мәдәният йорты төзелеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәне район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин шәхсән үзе алып барды. Ул мәдәният йорты тирәсен төзекләндерү эшләренә дә игътибар итәргә кушты. Чөнки соңгы елларда районда яңа объектларны файдаланышка кертү белән аның янындагы территориянең тышкы йөзе дә үзгәрә: тротуарларга брусчатка җәелә, чәчәк түтәлләре ясала, яктырткычлар куела.

Олы Кавал авылы халкы яңа мәдәният йорты ачылуны түземсезлек белән көтә. Тантаналы ачылышны Татарстан Республикасы көне — 30 августка ниятләп торалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100