Зилә Вәлиева: “Китапханәләр һәм аларның фондлары – һәр халыкның горурлыгы һәм байлыгы”

Бүген Бөтенроссия китапханәләр көне
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). ТР Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева китап яратучыларны Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлады.
Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре һәм дуслары!
Без ел саен 27 майда Бөтенроссия китапханәләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан китапханәчеләр хезмәтен тануны символлаштыра, безнең тормышта китап укуның зур роль уйнавын ассызыклый.
Китапханәләр һәм аларның фондлары – һәр халыкның, һәр дәүләтнең горурлыгы һәм байлыгы, мәдәниятле җәмгыятьнең төп билгесе. Татарстан китапханәләре мәдәният һәм мәгариф үзәкләре, белем чыганагы һәм бай тарихлы мирасны саклаучы булып торалар, аларның фондларында уникаль һәм борынгы басмалар саклана. Татарстан Республикасында 3000нән артык китапханә эшли.
Республикада яшәүче һәр икенче кеше барлык халык йөри торган китапханәләрнең даими укучысы, ә чынлыкта укучылар саны күбрәк. Безнең бөтен тормышыбыз китап белән бәйле, балачакта ук беренче китаплар белән гаилә китапханәсендә танышабыз. Мәктәп китапханәсе – беренче укытучы кебек. Ул безне китап һәм дәреслекләр белән дөрес файдаланырга, чиксез мәгълүмати агымда ориентлашырга өйрәтә.
Китапханә белем, мәдәният дөньясында яңа киңлекләр ача. Республикада китапханә эше даими үсеш юлында. Татарстан Республикасы Президентының ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында заманча мәгълүмати технологияләр потенциалын киң кулланып китапханәләр системасын модернизацияләү бурычын куйды.
Безнең китапханәләрдә эшләүче профессионаллар куелган бурычларны хәл итә ала, дип ышанам. Сезне бәйрәм белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, яңа һөнәри уңышлар, гаиләгезгә иминлек телим.