Тракайда Литва татарлары турында экспозиция ачыла

Тракайда Литва татарлары турында экспозиция ачыла

(Каунас, 27 май, “Татар-информ”, Галим Ситдыйков). Литваның Тракай дәүләт тарихи музеенда Литва татарлары турында экспозиция ачыла. Бу Литва татарларының Икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы беренче күргәзмәсе. Сугышка кадәр Вильнюста татар музее һәм архив эшләгән, ә сугыш вакытында алар тар-мар ителгән һәм материаллары төрле юллар белән аерым кешеләр кулына һәм төрле музейлар фондларына барып кергән.

Литва татарлары җәмгыятьләре берлеге якташларына шушы күргәзмә өчен яңа документлар һәм экспонатлар туплауда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать юллаган.