Федор Бондарчук һәм Сергей Безруков «Шүрәле» поэмасын укыды

Габдулла Тукай поэмасын Россия журналистлары, актерлар һәм язучылар рус телендә җиткерде.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россия медиа шәхесләре берләшеп Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасын укыды. Уртак иҗат нәтиҗәсен Instagram битләрендә ТР Мәдәният министрлыгы бастырып чыгарды.

Бөек татар шагыйренең 135 еллыгына багышланган флешмобта телетапшырулар алып баручылар Максим Шәрәфетдинов һәм Леонид Якубович, актерлар Константин Хабенский һәм Евгений Миронов, актрисалар Чулпан Хаматова, Елизавета Боярская һәм Ольга Кабо, язучы Гүзәл Яхина катнашты.

Батырның сүзләрен актер, продюсер Федор Бондарчук укыды, ә Шүрәле образы өчен актер Сергей Безруков җавап бирде.

«Сез „Шүрәле“ поэмасын яңа төсләрдә күрсәттегез, дуслыкны ныгытуга үз өлешегезне керттегез һәм Россия халыклары мәдәниятен үстерүгә яңа юнәлеш бирдегез. Бик зур рәхмәт!» — дип билгеләп үтелде видеога шәрехләмәдә.

Габдулла Тукай поэмасын Россия журналистлары, актерлар һәм язучылар рус телендә укыды.