Удмуртия артистлары 9 майга «Җиңү көне» җырын туган телләрендә башкарды

Музыкантлар коронавирус аркасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче видео яздырырга өлгергән.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Удмуртия Идел буе федераль округында узучы «Безнең Җиңү көне» акциясенә кушылды. Анда республиканың иң танылган коллективларының берсе - академия хор капелласы катнашты. Бу хакта акцияне башлап җибәрүчеләр хәбәр итә.

Артистлар Давид Тухманов һәм Владимир Харитоновның «Җиңү көне» дип аталган легендар җырын удмурт телендә беренче тапкыр башкарды. Алар моны республикада Covid-19 тибындагы коронавирус таралу сәбәпле, үз-үзләрен изоляцияләү режимы кертелгәнче эшләргә өлгергән.

«Төшерү өчен локацияләр игътибарга лаек. Биредә безнең төбәкнең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше һәм хәтер символлары чагыла: Мәңгелек ут, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл һәм ИжГТУ янында Калашников исемендәге сквер бар», – дип шәрехләде Удмуртия мәдәният министры Владимир Соловьев.

Бөек Ватан сугышы елларында Удмуртия ил өчен иң мөһим хәрби-сәнәгать төбәкләренең берсенә әверелде. Бирегә Мәскәү, Киев, Тула, Харьков һәм башка шәһәрләрдән 50дән артык предприятие эвакуацияләнгән.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган марафон РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылды. Акция 25 апрельдә башланды. Элек «Җиңү көне» җырын Мордовия һәм Марий Эл артистлары башкарган иде инде. Хәзер Удмуртия эстафетаны Башкортстанга тапшырды.

Видеороликларны округның барлык телерадиокомпанияләре эфирларында, шулай ук «ВКонтакте», Facebook һәм «Одноклассники» сайтларында һәм социаль челтәрләрдә #песнипобедыПФО и #нашденьпобеды хештеглары буенча тыңларга һәм карарга мөмкин.