Маковецкий "Зөләйха күзләрен ача" сериалын тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде

РБКга артист белдергәнчә, "дингә ихластан ышанучыларның хисләрен мыскыл итү мөмкин түгел".

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). «Зөләйха күзләрен ача» сериалында уйнаган Россиянең халык артисты Сергей Маковецкий сериал тәнкыйтенә җавап бирде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

РБКга артист белдергәнчә, «дингә ихластан ышанучыларның хисләрен мыскыл итү мөмкин түгел». «Барыннан да тыш, бу кино гына», — дип өстәде ул.

Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов Генераль прокуратурага һәм Мәдәният министрлыгына дин тотучыларның хисләрен мыскыл итү предметына сериалны тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Моннан тыш, Мөселманнар Диния нәзарәте вәкилләре сериалга бәйле аңлашылмаучанлыкны белдергәннәр. Анда сериалның бер эпизодында сәяси тоткыннар дип чын мөфтиләрнең исемнәре аталган.

РИА Новостига лента адресына тәнкыйть сүзләрен шәрехләп, сериал режиссеры Егор Анашкин барысын да фильмны яратып кабул иткән кешеләргә карата ихтирам белән карарга чакырды. Ул шулай ук «Зөләйха күзләрен ача» сериалының сәясәткә катнашы юк, дип искәртте.