“Татар-информ” агентлыгында “Студентлар язы” фестивалена багышланган видеоконференция уза

Фестиваль Татарстан талантларын Бөтенроссия фестивалена сайлап алу этабы булачак

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). 28 апрельдә 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” агентлыгы студиясендә онлайн режимында Татарстанда беренче “Студентлар язы” гомумреспублика фестивалена багышланган видеоконференция узачак.
Фестиваль Татарстан талантларын “Россия студентлар язы” Бөтенроссия фестивалена сайлап алу этабы булачак. Бөтенроссия фестивале быел Төмәндә үтә.
Журналистларның сорауларына ТР Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов, Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Линар Закиров, шулай ук Татарстан Республикасы югары уку йортлары Ректорлар советы каршындагы тәрбия эшләре буенча координация советы рәисе, “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры киңәшчесе Лариса Сулима җавап бирәчәк.