Уфада Тукай бәйрәменә багышланган кичә үтте

Уфадагы “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнгә багышлап, матур кичә оештырды
(Уфа, 27 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнгә багышлап, матур кичә оештырды.
Шушы мәҗлескә Башкортстан хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәшидә Солтанова, Башкорт хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Гүзәл Ситдыйкова, шулай ук танылган татар журналисты, абыстай, ислам нигезләрен өйрәтүче мөгаллимә Фатыйма Фәтхуллина, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең дүртенче сыйныфы укучысы Розалия Халикова, шулай ук ислам сабакларын алучы кызлар чакырылган иде.
Г. Тукайга багышланган кичәдә катнашучылар бөек шагыйрьнең шәхесе, аның иҗаты хакында фикерләре белән уртаклашты. Тукайның татар халкы өчен генә түгел, ә бар төрки милләтләр өчен дә кадерле һәм үрнәк зат булуы ассызыкланды.
Кичә барышында татар халык җырлары яңгырады, шигырьләр сөйләнде. Абыстайлар исә Коръән аятьләрен сөйләп күңелләргә шифа бирде.