ШОС утырышы нәтиҗәләре буенча декларация кабул ителде

Бер тавыштан Шанхай хезмәттәшлек берлеге әгъзалары кабул иткән документ делегатлар тарафыннан имзаланды да
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Шанхай хезмәттәшлек берлегенең (ШОС) VII утырышы 2010 елда Кытайда узачак. Бу хакта бүген утырыш нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау чарасында РФ Мәдәният министры, җыенның рәисе Александр Авдеев белдерде.

Аның әйтүенчә, утырыш эше формаль төстә булмыйча, ачыктан-ачык сөйләшүгә корылган булган. Сөйләшү нигезендә делегатлар декларация кабул итте һәм аны имзалады. Шанхай хезмәттәшлек илләре арасында милли традицияләргә хөрмәт нигезендә, мәдәни хезмәттәшлекне үстерү, мәдәни мирас һәм аны киләчәк буыннарга илтеп җиткерүдә җәмгыятьнең җаваплы булуын исәпкә алып, һәм дә мәдәни мирасның яшьләрнең рухи байлыгын арттыруга этәргеч булуын күздә тотып, делегатлар яшьләрне дөньяви рухта, гаделлек, үзара аңлашу белән тәрбияләргә, аларда ышаныч, бер-берләренә, мәдәниятләргә хөрмәт уятырга, бердәмлеккә чакырырга әзер булуын белдерде. Моннан тыш, декларациядә яшьләрдә гуманизм, иҗади азатлык, Шанхай берлеге илләре яшьләренең иҗади мөмкинлекләрен дә ачарга булышу, яшьләргә кагылышлы проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү, дискуссияләр, “түгәрәк өстәл” утырышлары уздырганда ярдәм кулы сузу һәм мәдәни мирсаны саклауда белгечләр һәм менеджерлар әзерләү курсы оештыру кирәклеге турында да әйтелә. А.Авдеев белдерүенчә, куелган бурычларны тормышка ашыру өчен, әлеге декларация Шанхай хезмәттәшлек берлеге генераль секретаренә тапшырылачак.

Журналистлар белән әңгәмәсендә, ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министрлыгы Зилә Вәлиева да утырышның нәтиҗәле булуына басым ясап, ШХБ вәкилләренең кичәге мәдәни чараларда булып, халкыбызның сөекле шагыйре Г.Тукай турында алар үз илләрендә сөйләми калмас, дип белдерде. “Бу исә милләтне һәм аның танылган шәхесләрен дөнья күләм танытуда янә дә адым булачак”, - ди ул.